Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке мәдәният йортында элеккечә «Кич утыру» оештырылды

Кич утыру авылның иң күркәм, матур гадәте ул.

- Әбиләребез, әниләребезнең яшь чагындагы кебек, авылыбызның уңган, булган киленнәре һәм кызлары үзләренең кул эшләре белән кич утырырга килде. Кичәдә яшьлек елларын сагынып кына сөйләргә калган истәлекле вакыйгаларны хәтердә яңарттык. Күңелдә уелып, бүгенге көнгәчә йөрәк түрендә сакланып килгән хатирәләр белән һәрбер кич утыручы уртаклашты. Рәхәтләнеп аралашып, уеннар уйнап, яшьлек жырларын башкарып, азга гына булса да, тормыш мәшәкатьләрен оныттык. Соңыннан тәм-томнар белән чәй эчтек. Бик жылы, күңелле очрашу булды, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Бакча сезоны тәмам, димәк, кул эшләренә өстенлек биреп, кич утырыр вакыт җитте. Авылдашлар белән хәл-әхвәлләрне сөйләшеп, бәйләп, яисә чигү чигеп, буш вакытны файдалы итеп уздыру, үзе бер ял инде ул. Кич утыруларыгыз дәвамлы булсын, олы якелеләр! Киләчәктә дә шулай дус-тату булып, тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә насыйп булсын.

Кич утыру йоласы районыбызның башка авылларында сакланамы икән? Безгә дә хәбәр итегез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев