Олы Яке мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле уеннар» дип исемләнгән күңелле чара узды
«Күңелле уеннар» — балаларга шатлык өләште!
Каникуллар тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Җәйнең соңгы көннәрен дә балалар өчен күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү дәвам итә. Олы Яке мәдәният йортында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле уеннар» дип исемләнгән күңелле чара узды. Нәниләр төрле уеннарда катнашып, җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар, бергәләп күңел ачтылар. Балаларның шат елмаюлары, күтәренке кәефләре чараның иң матур бизәге булды. Җәйнең соңгы көннәре дә шулай шатлыклы һәм матур хатирәләргә бай булып калсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев