Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы ачасырлылар да читтә калмады

Махсус хәрби операция башланганнан бирле район җирлекләренең ярдәм кулы сузудан берсе генә дә читтә калмады.

Һәр авыл мөмкинлегеннән чыгып булышлык күрсәтте һәм бу изге эшне әле дә дәвам итә: матди ярдәм җыелды, маскировка сеткалары үрелде, медикаментлар, җылы киемнәр тапшырылды. Һәм окоп шәмнәрен ясарга да бик теләп өйрәнделәр. Олы ачасырлылар да читтә калмады.

🕯Окоп шәмнәрен ясау өчен беренче эш итеп калай банкалар җыелды. Аннан битараф булмаган авыл халкы ярдәме белән акча җыеп, парафинга заказ бирелде. Инде фотолардан күргәнегезчә, мәктәптә окоп шәмнәре ясау буенча өмәләр гөрли башлады. Шуңа күрә, тимер банкаларны һич кенә дә ташлый күрмәгез, мәктәптә аларны бик теләп кабул итәчәкләр.
 

🙏Афәрин, изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев