Бу көнне мәдәният йорты залы өлкән буын вәкилләре, хөрмәтле әби-бабайлар, хезмәт ветераннары һәм авылдашлар белән тулды. Аларны җылы сүзләр, ихлас елмаюлар һәм ихтирам белән каршы алдылар. Кичәнең исеме үзе үк — «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...» — һәркемнең күңелендә яшьлек елларын, узган гомер юлын, якты хатирәләрне уятты.
Бәйрәм бик җылы, күңелле атмосферада үтте. Кичә дәвамында җыр-моң, бию һәм ихлас аралашу бер-берсен алыштырып торды. Өлкәннәребез үзләренең матур теләкләрен, изге сүзләрен җиткереп, бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Алар яшьлек елларын искә алдылар, элекке хезмәттәшләре һәм таныш-белешләре белән күрештеләр, күңелләрендә сакланган истәлекләрне яңарттылар.
Мондый очрашуларның әһәмияте бик зур. Алар өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү генә түгел, ә аларның бай тормыш тәҗрибәсен, хезмәт юлын, гореф-гадәтләрен һәм милли кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү чарасы да. Өлкәннәребез — безнең авылыбызның олы терәге, тарихыбызны һәм традицияләребезне саклаучылар. Алардан үрнәк алырлык нәрсәләр бик күп.
— Шушы матур бәйрәмне оештыруда үзләренең өлешләрен керткән барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм күңелле һәм күтәренке рухта узды. Өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер һәм һәр көннең шатлык-сөенечләр белән үтүен телибез! Бу матур очрашу мизгелләре аларның күңелендә якты истәлек булып саклансын! — дип белдерде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Нет комментариев