Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында капиталь ремонт булу сәбәпле, без мәдәни чараларны өйләрдә, кем чакыра, шунда үткәрергә мәҗбүр

17 гыйнвар көнне сәнгать җитәкчесе Абзалина Гөлнурларда «Минем балачак уеннарым» дигән күңел ачу кичәсе оештырдык.

-Кичәдә авылыбызның иң актив ханымнары катнашты. "Кем сукты", "Ачык капка", "Күз бәйләвеш" кебек уеннарны кем генә белми. Уйнап күңел ачканнан соң, барыбыз бергә утырып чәй эчтек. Рәхмәт Гөлнур Әхмәтовнага, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Фәния Зыятдинова.

 Чынлап та, шәп идея бит бу, бер-берең белән аралашу, үткәндә калган уеннарны яңарту өчен әллә ни дә кирәкми.

Теләк һәм бердәмлек булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев