Олы Ачасыр мәдәният йортында, балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне.
Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулны да алып килә.
Һәрвакыт шулай көтеп алынган бәйрәм булып калсын да!
-Олы Ачасыр мәдәният йорты ел саен балаларга матур, истә калырлык бәйрәм оештыра. Быел да бәйрәм бик кызыклы, күңелле булды. Балалар 2 командага бүленеп ярышларда катнашты. Соңыннан барлык балаларга да тәм-томнар өләштек.
Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу - һәр гаиләнең, җәмгыятьнең төп һәм олы бурычы, - дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев