Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында «Әниемнең җылы куллары» дигән бәйрәм кичәсе уздырганнар

«Шушы бәйрәмгә авылыбызның иң кадерле кешеләре, ӘНИләрне, кунак итеп чакырдык».

Иң матур юллар – Син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар – Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар – Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар – Син белгән моңнар...
Фәнис Яруллин

Олы Ачасыр мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, "Әниемнең җылы куллары" дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырганнар

- Бәйрәмне мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Абзалина Гөлнур матур шигырь юллары белән башлап җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров барлык Әниләрне бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм кичәсендә Әниләргә багышлап матур җырлар җырланды, мәктәп укучылары үзләренең матур, дәртле биюләрен биеделәр. Балалар Әниләргә үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Әлбәттә, "Зөбәрҗәт" ансамбле кызларыннан башка нинди бәйрәм булсын инде ул?!

Шушы бәйрәмдә катнашкан барлык авылдашларыма, балаларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм белән хөрмәтле, кадерле Әниләребез, – дип яза Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев