Олы Ачасыр авылында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бүләкләр тапшырдылар
1993 елдан һәр ел 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнеп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеген үткәрү традициягә керде.
– Без дә мәдәният йортына декада уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кунакка чакырдык. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Олы Ачасыр авылында 12 инвалид бар. Ләкин алар рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче белән аерылып торалар. Эшмәкәр Руслан Нигъмәтҗанов шушы уңайдан тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә күчтәнәчләр бирде. Авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты, музей, социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре шушы пакетларны ияләренә тапшырды. «Руслан безне зурлаган өчен, Аллаһы Тәгалә үзен олыласын. Эшләре гөрләп барсын, сау-сәламәт булсыннар», – дип үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Без дә Русланга гаилә бәхете, тигезлек, тыныч тормыш телибез, – дип җиткерде Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев