Нужа
Шигъри мизгелләр.
Күптән булган хәлләр. Үткән мәлләр.
Нужа арты туган нужалар...
Кайтмаска дип, мәңгелеккә киткән
Нужа нигезеннән хуҗалар.
Иске йозак. Үзе бикле түгел.
Кермиләр шул. Кемнәр керсеннәр?!
Идән сайгаклары шыгырдашып,
Үткәннәрне монда сөйлиләр...
Нужа куып узган бу нигездә
Казан асты күптән сүрелгән.
Пәрәвезләр сарган тәрәзләргә
Усал кычытканнар үрелгән.
Тирләр түгеп, нужа куган хуҗа,
Нужаланып йортын салдырган.
Инде менә шул нужасын бүген
Истәлеккә диеп калдырган.
... Кем дә кайтмый инде бу нигезгә,
Чит җирләрдә газиз балалар.
Йолкып алган бар тамыры белән,
Балаларын салкын калалар.
Җил капкасы, җилләр кочагында
Шыгырдыйдыр, әнә, тупсасы.
Шыгырдамас иде майласалар,
Булса әгәр, кайтса хуҗасы...
Ирек Сафин.
Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев