Нур бөркелсен өйләрдән
Элек өй юа идек, ә?!
Идән асларыннан бәрәңгесен чыгаргач, 1 май бәйрәмнәрендә бөтен авыл дәррәү өйләрен юып өлгерергә ашыга. Әйтерсең алда матур көннәр башка булмаячак! Юкә мунчалалар, порошоклы сулар белән, бүрәнәләрне, түбә такталарын ышкый-ышкый кул башлары, муеннар калмый иде. Анысын – монысын беркетергә, ни дә булса элеп куярга стенага кагылган вак-төяк йөзләгән кадакка эләгеп куллар суелып бетә иде. Ә инде ялт итеп торган тәрәзәләргә юылган челтәрләрне, агартылган мич тирәли чаршауларны элеп куйган, чип-чис та өйдә тавыш яңгырап, «эхо» биреп тора, сулыйсы да рәхәт булып китә. Чынлап, кышы буе миче ягылып чыккан өйнең бөтен җиренә корым да, тузан да утыргандыр, юмаган белән юган өй эченең аермасы күзгә бик ташлана иде.
Ә хәзер өйне юарга да кирәкми кебек. Чөнки, мичләр инде күптән якмыйбыз, сөремнән арынасы юк. Стеналарыбызда да обойлар ябыштырылган, хәтта бүрәнә өйләрдә дә. Түшәмнәребез дә күп йортларда тарттырылган. Рәхәт. Теге, үзе юа торган швабрабыз белән җиңелчә генә сөрткәләп чыгабыз, тәрәзәләрне юабыз да – эше бетте кодагый. Ә кем әле, хет өемдә бер агач исе биреп торыр лык урын калсын инде, дип түшәмнәрен каплаттырмаган, аларга элеккечә ышкып юарга туры килә инде.
Безнең Алия Гаязовабыз ел да май бәйрәмнәренә туган-үскән йортына кайтып, өй юалар иде. Менә быел яз соңарды, алар да бу эшне узган атнада гына башкарды һәм социаль челтәрдә әлеге процессның видеоязмасын да урнаш тырган иде. Телефоннарыгызны биредәге QR-кодка көйләп, ике метр буйлы абыйларының хатын-кызларга ярдәм итеп, биек түшәмнәрне ышкып юуларын кереп карый аласыз. Тату гаиләләрдә мондый зур эшләр шулай күмәкләшеп, ярдәмләшеп башкарылырга тиеш тә инде ул. Булсын иде әле һәркемнең шундый рәхмәт төшкере ярдәмчеләре!
Дуслар, сез өй юдыгыз мы әле? Элеккеге гадәт буенча, май башында ук башкарасызмы бу эшне, әллә җәй урталарындамы? Әллә инде, кышка чиста керик әле, җәй тузаннарын җәйдә юып калдырыйк дип, август ахырларында гынамы? Күңелемдәгесенә шалтыратыгыз, шул темага кызыклы хатирәләрегез булса, язып җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев