Чарага Нурлат урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ромашка» җәйге сәламәтләндерү лагере укучылары чакырылган иде.
Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия — бәйсез дәүләт, аның территориясе, дәүләт теле, законнары турында сөйләде. Балалар Ватаныбызның киңлекләре буенча читтән торып сәяхәт ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, туган ил турында яраткан шигырьләрен укыдылар.
Нет комментариев