Норлат хастаханәсе турында сөйлисем килә әле, кызлар
#әйтәмәле
Халыкның сәламәтлеген кайгыртып кына торалар, Норлат хастаханәсендә диспансеризация узар өчен социаль яклау машинасы хәтта авылга кадәр килеп ала. Ярар, монысы өчен без рәхмәтле.
Тик 40 градус салкын көннәрдә, телевизордан да аномаль суыклар килде дип сөйләп торганда, бу эшне оештырырга кирәк идеме икән?! Гомумән, күпләр авырган вакытта, эпидемия чорында дәваханә юлларында йөрмәскә, өйдә генә утырырга, сакланырга кушалар. Ә монда киресенчә, яхшы кеше этен дә өйдән чыгармаганда, без – өлкәннәр диспансеризация узып йөрибез.
Әле акъегетләр ике тапкыр килде, беренче көнне кан биреп өлгермәгәннәр икән. Бармыйм дип каршы килсәң, фельдшерларыбыз яратмый. Аларны да үпкәләтәсебез килми. Мондый кирәкле чараны көз һәм язын оештырсалар яхшырак була торгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев