Бу юлы госпитальгә 15 000 сумлык дару препаратлары, шулай ук эчке кием, трикотаж чалбарлар һәм оекбашлар җибәрелде.
Салкын тиюгә каршы дарулар алуда ярдәм иткән игелекле якташларыбызга ихластан рәхмәт белдерәбез: Садыйков Рамил Гадил улына, Бикбова Илсияр Мансур кызына, Ризидә Абдрахман кызына, Флера Мәсгут кызына, Рушан Ринат улына, Нурия Сәлимҗан кызына, шулай ук барлык Норлат волонтёрларына. Яраланып, ярдәмгә мохтаҗ булган сугышчыларыбызны һәм фронт госпитальләрендә фидакарь хезмәт куючы медицина хезмәткәрләрен яклаган, бу эшнең мөһимлеген аңлап, үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт! Бердәм булып, без күп нәрсәгә ирешә алабыз.
Фронтка ярдәм җыю дәвам итә!
Роза Ягудина.
Нет комментариев