Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, шушы уку йортын тәмамлаган разведчик Фәнис Фәсхетдинов белән җылы очрашу узды

Госпитальдә дәваланганнан соң ул кыска вакытлы отпуск ала һәм әнисе янына кайткач, мәктәбенә дә килә.

Сугышчан казанышлары өчен батыр сугышчы "Хәрби батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Фәнис укучыларның сорауларына җавап бирде, үзенең фронтта язган шигырьләрен укыды, мәктәп елларын искә төшерде. Берничә көн элек Фәнис үзенең яраткан кызы белән гаилә корган. Беренче укытучысы Гөлшат Гыйзәтуллина һәм башка укытучылары белән очрашуга Фәнис бик шат.

Кадерле кунакка укучылар үзләренең концерт номерларын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр бүләк иттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына сугышчы кечкенә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев