Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат җирлегенең спорт календаре шахмат һәм нард ярышларыннан башланды

Норлат авылында яшәүчеләр актив рәвештә физик спорт белән шөгыльләнә, бер үк вакытта шахмат һәм нард кебек интеллектуаль спорт төрләренә дә вакытын бүлеп куя.

Норлат җирлегенең спорт календаре 18 гыйнварда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган шахмат һәм нард ярышларыннан башланды. Турнирга Яшел Үзән муниципаль районының Идел аръягы зонасы җирлекләреннән уенчылар чакырылган иде. Шахмат һәм нард буенча 6 призлы урын уйнатылды. Өстәл уеннарының ике төре буенча турнирда барлыгы 30 кеше катнашты (15 шахмат һәм 15 нард).

Киеренке көрәштә беренче урынны Булат Гафиятуллин яулады. Ул Яшел Үзән шәһәренең 2нче сыйныф укучысы.
Нард буенча уенда Норлат авыл җирлегенең марал фермасы җитәкчесе Ринат Баһаветдинов җиңү яулады.Турнир нәтиҗәләре:

Шахмат
1. Булат Гафиятуллин
2. Рамил Мергалиев
3. Ринат Йосыпов
4. Илшат Абзалов
5. Фәрит Идрисов
6. Солтан Абзалов

Нард
1. Ринат Баһаветдинов
2. Рамил Зыятдинов
3. Әскәр Хәйруллин
4. Нияз Шәйхетдинов
5. Ренат Фәхретдинов
6. Артур КаракасадовТурнирда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!

Иганәчеләргә, турнирны оештыручыларга һәм Норлат авыл җирлегендә интеллектуаль уеннарны үстерүгә керткән өлешләре өчен судьялар составына Ринат Фәхретдинов, Руслан Шәрәфетдинов, Рөстәм Фәхретдиновка рәхмәт белдерәбез. Спорт уеннары дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев