Норлат балалар йортында «Ләкләк көне»
Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең тормышы ничек кенә яхшы оештырылмасын, гаиләдә яшәү һәрберсе өчен изге теләк булып кала — янәшәдә әни, әти, абый һәм апалар, яхшы кешеләр генә булсын. Һәм бу бурыч безгә, өлкәннәргә йөкләнгән.
Казан шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү һәм уллыкка алу үзәге белгечләре инде күп еллар «Ләкләк көне» социаль проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып бара.
Аның максаты – тәрбиягә бала алырга теләүче гражданнарны балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән таныштыру. Шулай итеп, Норлат балалар йортының ишекләре потенциаль әниләр һәм әтиләр өчен ачылды. Балалар йорты педагогларының максаты бер – балалар һәм ата-аналар бер-берсен табарга тиеш.
Бу көнне булачак ата-аналар да, гамәлдәге һөнәри тәрбиягә алган ата-аналар да, шулай ук ТР опека бүлекләре белгечләре дә килгән иде.
Иркен һәм бәйрәм шартларында балалар һәм өлкәннәр бер-берсе белән танышты, бер-берсенә күз салды, тәэсирләре белән уртаклашты. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, кунакларга күләгәләр театрын, мюзикл тәкъдим итте, җырлады-биеде. Яшь балта осталары, сабын кайнатучыларның таланты беркемне дә битараф калдырмады. Ахырда очрашуда катнашучы һәркем балалар кулы белән ясалган зур булмаган сувенир белән бүләкләнде.
Кунаклар тәэсирләре белән уртаклашты һәм таралышырга ашыкмады, педагогларга, белгечләргә сораулар бирде. Нәкъ менә шундый очрашулардан соң кайберәүләр гаиләле булып куя, яңа тормышка өмет уяна.
Рәисә Миңнуллина.
Норлат балалар йорты директоры вазифасын башкаручы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев