Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылының алыштыргысыз почтальоны Әлфинур Хәсәнова безнең бәйгедә җиңүче

Норлат авылының алыштыргысыз почтальоны Әлфинур Хәсәнова безнең бәйгедә “Тотрыклы тираж” – “Яшел Үзән”гә язылу буенча системалы эше өчен III урынны яулаган иде.

Вәгъдә ителгән бүләкне ул редакциябезгә килеп алды.

⚡-10 елдан шушы өлкәдә мин. Аңа кадәр авыл Советында эшләгән идем. Аллаһка шөкер, авылдашларым матбугатка языла. Бигрәк тә өлкән буын. “Кызым” дип якын итеп каршы алалар. Пенсиясен, субсидиясен, коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазен таратабыз. Моннан тыш, азык-төлек сатарга да тиешбез әле. Авылыбызда кибет күп булгач, бу эшне башкаруы, ягъни план тутыруы җиңел түгел. Шулай да зарланмыйбыз, сәламәтлек булганда эшлибез. Хуҗалыгыбызда алты баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Сөтне авыл халкы ала. Кыскасы, тик утырырга вакыт юк. Шулай да газета укырга вакыт табыла. Үзем дә иң беренче кулыма “Яшел Үзән”не алам. Шәп газета! Сез чыгып торыгыз, без халыкка таратып торыйк, - ди Әлфинур ханым.
 

Хезмәтегез авыр булса да, зарланмыйча, сабыр гына эшлисез, рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә безнең бәйгеләрдә уңышка ирешергә язсын!🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев