Норлат авылыннан махсус хәрби операциядә 12 егет мобилизация, 31е контракт буенча хезмәт итә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылыннан махсус хәрби операциядә 12 егет мобилизация, 31е контракт буенча хезмәт итә

Илебез иминлеген саклаучы батыр авылдашларыбызны, барлык ир-егетләрне, хәрби хәрәкәт ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән ихластан котлыйм.

Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, бәхетле тыныч тормыш, гаилә иминлеге телим. Солдатларыбызның исән-сау өйләренә, гаиләләре янына кайтуларын теләп һәр атна өч мәчетебездә дога кылабыз, гуманитар ярдәм җыябыз. Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч, күк йөзе аяз булсын.

Хөрмәт белән, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров.


Нет комментариев