Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылында мобиль пунктның эш сәгатьләр һәм кабул итү көннәре графигы

Норлат авылында Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшли башлады

Исегезгә төшерәбез, бу инде Зеленодольск районында күчмә поликлиника тукталган икенче пункт.


Норлатта башкала табиблары 7-11 һәм 14-18 август көннәрендә кабул итәчәк. Комплекс Марат Фәйзуллин урамы, 17нче йорт адресы буенча урнашкан (клуб янында). Мобиль пунктның эш сәгатьләре 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр.


Участок терапевтыннан кардиолог, невролог, офтальмолог, уролог, травматолог, ревматолог, кан тамырлары хирургы һәм гинекологка язылырга мөмкин. Шулай ук комплекс эше кысаларында диспансерлаштыру үтәргә була.

Аннары күчмә поликлиника Зур Ключи авылына, шулай ук Васильево бистәсенә юл тотачак.

Бу хакта Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев