Ул оешманың акыллы киңәшчесе, уңган, ару-талу белмәс хезмәтчәне, игелекле дусты.
Солдатларыбыз өчен үз куллары белән кисеп, тегеп әзерләгән һәрбер әйберендә йөрәк һәм күңел җылысы саклана. Сезнең бу изге хезмәтегез өчен рәхмәтебез чиксез!
Бүгенге матур көндә Сезгә «Волонтёр России» медале тапшырылуы – күп еллар дәвамында башкарган фидакарь һәм ихлас хезмәтегезгә зур хөрмәт һәм бәя.
Гөлсинә Хәбировна, лаеклы бүләгегез һәм туган көнегез белән ихластан котлыйбыз!
Сезгә нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез! Һәр көнегез шатлыкка, җылылыкка һәм кадер-хөрмәткә бай булсын. Күңелегездәге изгелек һәм йөрәгегездәге җылылык һәрвакыт кешеләргә нур өләшсен!
Без Сезне бик хөрмәт итәбез! Сезнең белән горурланабыз!
Роза Ягудина
Нет комментариев