Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары, «Халык фронты» волонтерлары күрше Кайбыч районына онытылмаслык сәфәр кылды

Барысына да бу районның тарихын, гореф-гадәтләрен белү кызыклы булды.

- Танышуыбызны Кайбыч халык музееннан башладык. Безне аның хезмәткәрләре бик җылы кабул итте, бу төбәкнең үзенчәлекләре, казанышлары, бай тарихы турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Аннары экскурсовод Алия безне музей заллары буйлап йөртте, экспонатлар белән таныштырды. Кайбыч районы тарихы бездә зур кызыксыну уятты, – дип сөйли Роза Ягудина.

Икенче тукталыш – танылган татар опера җырчысы Галия Кайбицкая музее. Монда искиткеч опера сәхнәсе йолдызының язмышы һәм иҗади мирасы белән танышу була.

- Музейларда булганнан соң, бистәнең чиста, матур урамнары буйлап йөрдек, саф һава суладык. Ә күңелне җылы хисләр биләп алды. Кайбыч халкы белән очрашуның бөтен атмосферасы безгә шулай тәэсир итте. «Рәйхан» кафесындагы аш күңелле тәэсирләребезне тулыландырды. Өстәл артында фикерләребез белән уртаклаштык. Киләчәктә Кайбыч районының «Ак калфак» оешмасы әгъзалары белән очрашырга һәм «Кичке уен» җәйге бәйрәмендә катнашырга телибез, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Роза ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев