Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ниятләре хыял булып калмый

Авыл халкының һәм читтә яшәүче якташларның, гомумән битараф булмаган райондашларның күмәк тырышлыгы белән берничә көндә Бакырчы зиратына кадәр юл салынуы турында хәбәр иткән идек инде.

 

Биредә тагын бер күләмле эш башкарыла. Әйе, Бакырчыда булган күңелле үзгәрешләр, яңалыклар турында газетабызда еш яздык. Бертуган Бәхтияровлар туган авылларын яшәтү һәм үстерү өчен хәлләреннән килгән, хәттә килмәгәнен дә эшләргә тырышты. Мәчет салынды, юллар, спорт мәйданчыклары төзелде, күперләр яңартылды... Бу исемлекне озак санарга булыр иде. Авыл нинди генә проблема белән очрашса да, аларның ныклы терәкләре, ярдәмчеләре – Бәхтияровлар булды. Менә шулай, әниләре Суфия апаның «Изге эш җирдә ятмас, кеше күрмәсә, Ходай күрер эшеңне», дип әйткән васыятенә тугры калып яшәде алар. Үткән заманда язарга кул бармаса да, җир җимертеп эшләп, яшәп яткан ир-егетләребезне дә пандемия аямады. Әле дә ышанып булмый, әйтерсең лә, Себер якларына эшкә диеп кенә чыгып киткәннәр дә, елмаеп кайтып керерләр төсле. Ә авылда эш гөрли...
– Зиратыбызның коймасы начар хәлдә иде дип әйтә алмыйм, сетка белән әйләндереп алынган. Мәрхүм Рафикъ Бәхтияровның авылда тормышка ашырасы килгән хыяллары күп иде, шуларның берсе – зират коймасын мәчетнеке кебек ясау булды. Чынга ашмый калган эшләрен бүген Бәхтияровлар гаиләсе башкарырга алынды, – дип сөйли Бакырчы авылының имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Закиров.
Зиратның бер буенда гына да 117 багана куелган, шуның яртысын күрше Чувашиядән килгән осталар без килгән көнне кирпеч белән өеп менгән иде инде. Аллаһ кушып, Бакырчы зираты затлы койма белән әйләндереп алыначак.
– Ни кызганыч, игезәк туганнарым бик иртә китеп барды. Зират коймасын тоту теләге күптән бар иде инде ул. Һәм амәнәт булып калды да, тормышка ашмавы күңелебезне тырнап тора иде. Аллаһка шөкер, эшебезне башладык һәм бу җәйдә төгәлләрбез дип ышанам. Зират төп йортыбыз булып тора, шуңа да тирә-юнен матурлыкта, чисталыкта тотасы иде, – дип сөйли Әлфия Бәхтиярова.
СөбеһанАллаһ, Бәхтия ровлар кабат изге эшкә алынган һәм аны җиңел генә Аллаһ ярдәме белән ахырынача башкарып чыгарга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев