Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Илендә футбол яшәячәк!

Мулла Иле авылының 785 еллыгы уңаеннан яшьләр командалары арасында оештырылган футбол турниры авыл мәктәбенең спорт мәйданчыгында уен­чы егетләрне һәм җана­тарларны җыйды.

Спорт бәйрәменә Мама­дыш-Әкил, Татар Танае, Ба­­кыр­чы, Юынчы, Кү­геш һәм Мулла Иле авыл­ларыннан 7 футбол ко­мандасы җыелды. Уен башланыр алдыннан авылыбыз мәчете имамы Эмиль хәзрәт Җиһаншин гыйбадәт кылды һәм уенга килгән спортчыларга изге те­ләк­ләрен җиткерде.

Ярышларда кат­на­шу­чыларга сәламләү сүзе белән Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев чыкты. Ул һәммәсенә дә дустанә шартларда гадел һәм матур уен теләде.

Россия һәм Татарстан гимны астында флагны Мулла Иле командасының яхшы уенчылары – бертуган Шәрәфетдиновлар күтәрде. Турнирда катнашучыларга гадел көндәшлек, уңай кичерешләр теләп, чараны алып баручы Дамир Рәхмәтуллин һәм баш хөкемдар Азат Ибәтуллин ярышларга старт бирде.

Командалар арасындагы уен тәртибе җирәбә буенча билгеләнде. Башта алар төркемнәргә бүленеп көч сынашты. Ярыш әйләнеш системасы буенча барды. Аннан кубок өчен иң яхшы дүрт команда көрәшләрен дәвам итте.

Футболчыларны гына түгел, җанатарларны да киеренкелектә тоткан өч уен, плей офф, ярымфинал һәм финал өлеше күр­сәтелде. Турнир чын-чынлап мавыктыргыч булды. Җанатарлар лаеклы һөҗүмнәрне, катлаулы тапшыруларны һәм кырдагы һәр участокта туктаусыз көрәшне күзәтте. Матчларда исәп берничә тапкыр үзгәрде, ә уен нәтиҗәсе бары тик пенальти сериясендә генә хәл ителде.

Беренчелек өчен көрәш шактый киеренке булды дисәм, ялгышмам.

4нче урынга Мамадыш белән Танай, 3нче урынга Бакырчы белән Мамадыш пенальти ярдәмендә үзләрен күрсәтте. Шулай итеп, ярыш йомгаклары буенча «Мулла Иленең 785 еллыгы» кубогы җиңүчеләре һәм ияләре булып, Мулла Иле авылы яшьләре командасы танылды, көмеш ме­даль­не Мамадыш-Әкил фут­болчылары яулады, ә өченче урынны Бакырчы командасы алды.

Турнир таблицасы нәтиҗәләре буенча яхшы капкачы итеп, Ирек Шәрәфетдинов (Мулла Иле), иң яхшы уенчы – Илназ Рәхмәтуллин (Мулла Иле), иң яхшы сакчы – Радик Мостафин (Татар Танае), иң яхшы һөҗүм итүче – Камил Насыйбуллин (Ба­кырчы) танылды.

Ярышта яшь егетләр дә, яшүсмерләр дә катнашты, аларның һәркайсы югары дәрәҗәдәге осталык һәм спорт рухы күрсәтте. Мулла Иле командасы егетләре – Илназ Гыйззәтуллин белән Рәмис Сәйфетдинов финал өлешендә коман­даны алга чыгару өчен барлык көчләрен ку­еп, өчәр гол кертеп, нә­ти­җәле алымнары бе­­­лән җанатарларны шак­каттырды.Җиңү­челәргә һәм при­зерларга кубоклар, грамоталар, медальләр, шулай ук истәлекле призлар тапшырылды. Авылыбызның акти­вист­лары футбол турнирына ярдәм итүдә зур өлеш керткәннәре өчен авыл җирлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Спорт бәйрәме югары дәрәҗәдә оештырылган иде, шуңа да дустанә шартларда узды. Күркәм чараны булдыручылары да, спонсорлары да – яшьләр! Мулла Иле яшьләр командасы Күгәй, Мамадыш авылларында узган фут­бол турнирларында да катнашып, беренчелекне алып кайткан иде. Кыска вакыт эчендә бу аларның өченче тапкыр җиңүләре булды.«Мулла Иленең 785 еллыгы» кубогы күчмә булсын әле дигән тәкъдим белән Дамир Рәхмәтуллин чыкты. Һәр ел август аенда Мулла Илендә футбол турниры булачагын ас­сызыклады. Һәм аны ба­рысы да хуплады.
Авыл җирлекләрендә фут­бол турнирлары яшьләргә генә түгел, өлкәннәргә дә кирәклеген күрсәтте. Бу ярышлар кешеләрне спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше белән берләштерә. Димәк, әлеге проектның дәвамы, һичшиксез, бу­лачак һәм авылда футбол яшәячәк! Турнирда җи­ңү­челәрне һәм кат­на­­шучыларны ях­шы­ нәтиҗәләр белән кот­­лыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез!

Автор фотосы
Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев