Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортының 50 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән зур концерттан матур мизгелләр

Менә шулай гөр килеп, сөенеп, шатлык яшьләре чыгарып мәдәният йортының 50 еллык юбилеен билгеләп үтттек.

Мәдәният йорты сәхнәсендә төрле елларда үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар һәм чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Концертның беренче бүлеген сәхнә ветераннары тотып торса, икенче өлешен урта яшьтәгеләр, өченче өлеше яшьләр кулына күчте. Әлеге бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыелды, кунаклар һәм якташлар да кайтты.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев мәдәният йортыннан эшләп чыккан ветераннарга һәм бүгенге көндә хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләренә "Рәхмәт хаты" белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге җитәкчесе Алсу Равил кызы Мифтахова исеменнән "Рәхмәт хаты" тапшырырга, Мәдәни ресурслар үзәге методисты, танылган диктор, "Милли кунакханә" тапшыруы алып баручысы Миләүшә Насыйбуллина килде һәм ул да безнең шатлыгыбыз белән уртаклашып китте.

Дүрт сәгатьлек тамаша җыр-биюгә күмелеп барды. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Хәтта урын булмаганлыктан артта басып торучылар да күренде.

Иң олы рәхмәтебез —Мулла иле халкына. Шушы йортка халык йөрмәсә, бөтен чараларда катнашмаса, мәдәният хезмәткәрләре белән генә бернәрсә дә эшләп булмас иде. Равил абый Сәйфетдинов, "Мулла Иле - талантлар иле" дип юкка гына әйтеп калдырмаган. Шундый бердәм, уңган-булган һәм үтә дә талантлы халык булганлыктан, мәдәният йорты бүгенге көндә дә гөрләп эшли. Сез аңа үзегезнең җан җылыгызны өрәсез, хөрмәтле Мулла Иле халкы. Сезнең мәдәни тормышны яратуыгызны, зал тутырып килгәнегездән күреп инандык һәм сезгә карап сокландык., - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Яңа ел алдыннан мәдәният йортының 50 еллык юбилей бәйрәме - Мулла Илеләр өчен иң истә калган, иң якты вакыйгаларның берсе булып күңелләрдә сакланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев