Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында узган чара турында сөйлисем килә әле

#әйтәмәле

Мулла Иле мәдәният йортында бик күркәм бәйрәмдә булып кайттык әле. Әйе, клубыбызда узган һәр чарага яратып йөрим, калдыр­маска тырышам. Бу юлысы аеруча дулкынланып бардым. Чөнки авылыбыз сандугачы, мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинованың иҗат кичәсе иде.

Авыл халкы да, коллегалары, дуслары да бик зурлап, яратып, зал тутырып килгән. Юбиляр өчен шатланып, горурланып утырдым. Һәммәсе дә матур чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, изге теләкләр җиткерде.

Шулай да авылдашым өчен күңелемдә бер төер калды.

10 яшеннән сәхнәдә булган, 20 елдан артык гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, район, республика күләмендә зур чаралар оештырган һәм катнашкан Рәзинәбезне район мәдәният идарәсеннән котлаучы булмады. Юбилее уңаеннан бер грамотага да лаек түгел идеме ул?! Бер кәгазь бит инде ул җә! Вәт миңа авылдашыбыз өчен «обидно» булды. Грамотасыннан бигрәк игътибар кеше өчен иң зур бүләк. Җитәкчеләр менә шул гади генә төшенчәне башларыннан чыгармасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев