Светофор – баганадагы фонарь гына түгел. Бу юлларда чын тәртип сакчысы, ул көн саен меңләгән кешенең гомерен саклый: Кызыл ут әйтә: “Тукта! Куркыныч!” Сары кисәтә: «Игътибар! Әзерлән!” Яшел рөхсәт итә: “Алга! Юл буш!”
Мулла Иле мәдәният йортында светофор көненә карата, юл хәрәкәте һәм гомуми куркынычсызлык кагыйдәләренә багышланган "Моны барыбыз да белергә тиеш" дип исемләнгән акция узды.
- Чара барышында балаларга юл аша чыгу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен аңлаттык, светофор сигналларының мәгънәсен исләренә төшердек. Шулай ук юлны җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урыннардан гына аркылы чыгарга кирәклеген җентекләп төшендердек. Бу акция ярдәмендә аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү теләге формалаша, уңай эмоциональ кәеф тудырыла, юл аша чыкканда янәшәдә булган кешеләргә карата игътибар тәрбияләнә, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.
Нет комментариев