Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Аналар көненә багышланган «Әниемә!» дип исемләнгән концерт булып узды

***

- Әниләребезнең күңел яктысы безнең тормышыбызны нурландыра, яшәү көче бирә. Безгә тормыш бүләк иткән, җил-давылдан саклап үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребезне бәйрәм уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Илдар Галимҗан улы Сәлахиев котлады, изге теләкләрен җиткерде, матур җырларын бүләк итте. Килгән тамашачылар аның белән бергә рәхәтләнеп ретро җырларны җырладылар.

Концертта катнашучы җырчыларга, бәйрәмне алып баручыларга, кызыклы скетчлар уйнаучыларга, уеннарда катнашучыларга, әниләр турында матур шигырьләр сөйләүчеләргә һәм әлбәттә килгән тамашачыга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, имин, бәхетле көннәр телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз, - дип матур теләкләрен җиткерде Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев