Мулла Иле мәдәният йортында «Кичке авыл моңнары!» дип исемләнгән концерт оештырганнар
Халык алдында үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясаган, моңлы җырлар, дәртле биюләр, күңелле скетчлар һәркемнең күңеленә хуш килгән.
29 август көнне Мулла Иле мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Кичке авыл моңнары!» дип исемләнгән зур концерт узган.
- Җәйге ял ялыктырган, күрәсең, халыкны, концерт беткәч тә таралырга уйламадылар. Шушы матур чарада катнашучы талант ияләренә, «Яшьлек» бию коллективы егетләренә, кызларына, моңлы җырчыларга, «Сүнмәс дәрт» фольклор ансамбленә һәм барлык эшләрен калдырып концерт карарга килгән авыл халкына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт һәм эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.
Бәйрәм авылыбыз шагыйрәсе Рәмилә Майорова белән Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева иҗат иткән «Мулла Илем» җыры белән тәмамланды, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев