Мулла Иле мәдәният йортында «Буыннар көче» дип исемләнгән квест-уен оештырганнар
Квест – ул маҗаралар эзләү, сәяхәт, һәм авырлыкларны билгеле бер җиңү. Ул үз мөмкинлекләреңне танып белүнең, үз-үзеңне күрсәтүнең һәм үз-үзеңне үстерүнең иң кызыклы, табигый формасы һәм чарасы булып та тора.
- Сценарий буенча, квестның төп максаты – яшерелгән хәрефләрне эзләү иде. Катнашучылар төрле станцияләрне узды. Биремнәрне үтәгәндә, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, рәсем ясадылар, иҗат иттеләр, үзләренең белем киңлеген, катлаулы ситуацияләрдән чыга белүләрен күрсәттеләр. Квест тәмамлангач, алар эзләп тапкан хәрефләрдән "Буыннар көче' дигән сүз тезеп куйдылар, – дип язалар Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев