Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Менә ул көтеп алынган күрешү!

Исәнмесез хөрмәтле һәм яраткан «Яшел Үзән»газетасы редакциясе! Мин сезгә кечкенә генә хат язарга булдым әле.

Һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле һәм якын. Күптән түгел туган авылым Бәчек үзенең 810 еллыгын билгеләп үтте. Таныш юллар буйлап без барыбыз да туган авылга, туган нигезгә ашыктык. Авыл тулы кунаклар кайткан. Һәр капка төбендә машина, ә йорт ишекләре зур итеп ачып куелган.
Авыл өстенә таралган учак, самовар, коймак исе күңелләрне иркәләп, мәйданга чакыра. Урыны матур итеп бизәлгән, салмак кына күңел кылларын тибрәтеп моңлы көй уйнап тора. Менә ул көтеп алынган күрешү! Кемдер кочаклаша, кемдер хисләр белән уртаклаша, кемдер тын гына хатирәләргә чумып, уйга калган. Ә кемнәрдер балачакны, мәктәп елларын, яшьлекне искә төшереп, рәхәтләнеп көлешеп ала.
Авыл бәйрәмен Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйпов­лар башлап җибәрде. Һәм төрле уеннар, җырлар белән үрелеп барды.


Авыл бәйрәме бик матур һәм күңелле узды. Афәрин дип кенә әйтерлек! Бу чараны оештыручы хөрмәтле шәхес, җирле үзидарә башлыгы, авылыбызның имамы Хәйдәр Хәбибулла улына, авылыбыз активист­ларына, читтә яшәү­че спонсорларга, үз көчен куйган һәркемгә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә! Авыл өчен җан атып торучылар булганда, авыл әле яшиячәк, чәчәк атачак. Киләчәктә дә шулай бергә матур бәйрәмнәрдә очрашыр­га насыйп булсын! Һәркемгә сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар телим.
 

Айгөл Сабирова.
Казан-Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев