Менә тагын Сабан туе якынлаша, сүзем шул хакта
Авылда калган өч-дүрт әби-чәбидән берәр мең акча җыеп, бәйрәм ясыйлар.
Әле шул акчага көрәш тә уздырып, актык акчаларына алынган бүләкләрне «матридан» килгән батырларга биреп җибәрәләр. Ә ул батырлар, бу авылны төшләрендә күрмәгән булса да, корсакларын киереп, мәйданга килеп баса. Оялмыйлар да! 500 сумлык бүләк алып килсәләр икән!
Мин шәхсән көрәшкә авыл ир-егетләрен генә кертү яклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев