Зур Ключи мәктәбе укучылары безнең уку йортын тәмамлаган Игорь Нестеровның әнисенә булышырга бардылар.
Аның кулы яралы һәм әлегә әнисенә ярдәм итә алмый.
Егетләр һәм кызлар укытучы Лилия Рәшит кызы Дементьева белән бергә Зинаида Нестеровага мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә карар итте. Егетләр утын ярды, ә кызлар аларны сарайга өеп торды.
-Бик тырышып эшләдек, хуҗабикә нәтиҗәдән бик канәгать калды! "Дөнья игелекле кешеләре белән күркәм" - ди халык зирәклеге. Алар безнең тормышта күбрәк булсын иде!!! – ди Софья Лексина.
-Бик тырышып эшләдек, хуҗабикә нәтиҗәдән бик канәгать калды! "Дөнья игелекле кешеләре белән күркәм" - ди халык зирәклеге. Алар безнең тормышта күбрәк булсын иде!!! – ди Софья Лексина.
Нет комментариев