Мамадыш-Әкил авылыннан шушындый шалтырату килеп иреште
Күпләр почта бүлегенең эшләмәвенә зарланса, безнең почтальоныбыз менә дигән, күзләр тимәсен.
#әйтәмәле
Зөлфия Минһаҗева эшеннән бик канәгать без. Газета-журналларны, пенсияне вакытында тарата. Ире Илмас та булыша. Балаларын карашырга ярдәм иткән каенанасына да рәхмәтлебез. Исән-сау эшләп кенә торсын.
Сер түгел, почтальоннарның хезмәт хакы түбән, шулай булса да, хезмәтен яратып башкара. Иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз, киләсе яңа елда да исән-имин эшләвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев