Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Наилә Кәрим кызы Ганиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән күркәм туган көне белән котлады.
Наилә Ганиева гомере буе колхозда эшли, агач кисә, яшелчә үстерү бригадасында эшли, җир сукалый. Кыскасы, гомер юлы сикәлтәле дә, катлаулы да була, хезмәт белән уза.
- Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез, – дип юбилярга җирлек башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт хаты һәм район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр тапшырды.
Наилә әбине без дә юбилее белән ихластан котлыйбыз. Тыныч тормыш насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев