Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кыш фасылы – канатлы дусларыбыз өчен бик авыр айлар.

Бигрәк тә кыш ае салкын һәм карлы булса, аларга азык табуы кыенлаша.

- Мулла Иле мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Оста куллар” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар ел саен “Кошларны кыш көне ашатыйк!” дип аталган экологик акциядә теләп катнаша. Быел да бу кирәкле чарада алар бик теләп катнашты. Алар белән берлектә кошларга җимлекләр ясадык, җимнәр салдык, агачларга элеп куйдык.
Бу акция ел саен кошларны саклау, аларны ярату, аларга кыш айларында булышу максаты белән үткәрелә, -дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев