Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КҮҢЕЛЛЕ КОЛЛЕКТИВ

Кече Шырданда Каюм Насыйри мирасы объектлары торгызылганнан бирле авыл башка төрле тормыш белән яши башлады.

Ул хәзер һәр көнне кунаклар көтә. Ә кунаклар киләсе булса без нишлибез? Әлбәттә, биткә кызыллык китермәс өчен, йорт-җиребезне тәртиптә тотабыз, тәм-томнар әзерлибез.


Кече Шырдан да нәкъ шулай! Туристлар маршрутына кергәч, сәяхәтчеләрнең дә төрлесе була биредә: олысы-кечесе, гадие-дәрәҗәлесе, үзебезнең якта туып үскәннәре һәм чит илләрдән килгәннәре. Кемнәр генә килсә дә, бай мәгълүматлы музей җитәкчесе Гүзәл Минһаҗева, нәфис сүзле, җырлы Наҗия Хәсәнова, хуш исле чәйләре белән Саимә Миңнуллина, гомумән, авыл аларны каршы алырга һәрвакыт әзер –рәхим итсеннәр!

Әле майның соңгы көннәрендә Осиново бистәсенең Гыйматдинов исемендәге гимназия укытучылары булып киткән.

– Мин экскурсия үткәргән коллективлар арасында иң күңелле, дус, бердәм булып истә калачак бу төркем, – дип уртак­лаша Гүзәл Минһаҗева. –Татарның каймагы – мөгаллимнәр. Милләтебезнең киләчәген тәрбия­ләүчеләр. Зур кызыксыну белән килгәннәр алар безнең авылга. Гимназия директоры Гөлинә Саттарова күп еллар элек Норлат зонасында туристик маршрут эшләгән кешеләрнең берсе. Казан, Яшел Үзәннән Акъегеткә кадәр сузыл­ган әлеге маршрут үтә дә кызыклы булыр иде дә. Тик ул 6 сәгатькә сузы­л­­­­ган. Гөлинә Рөстәмовна үзе җитәкләгән коллективка шушы маршрутның бер өлешен генә күрсәтә алды – Кече Шырдан –Олы Ачасыр. Киләчәктә, әлбәттә, Акъегеткә кадәр барып җитәчәкләр. Чөнки Норлат зонасындагы һәр авылда туристлар өчен кызыклы объектлар бар. Кече Шырдан кунакларын Олы Шырдан мәдәният йорты директоры Наҗия Хәсәнова үзе каршы алды. Беләсез инде, Наҗия Наилевна булган җирдә – күңелсез була алмый. Руслар әнә шундый ханымнар турында «женщина – бомба, женщина – огонь!» диләр. Рәхмәт сезгә, сәяхәтче дуслар! Авыл урамнарына сибелеп йөреп, көнебезне бизәгәнегез, Каюм Насыйриның кендек каны тамган авылны яратып киткәнегез өчен!


Сокланырлык һәм яратырлык хәзер Кече Шырдан! Инде булдырылган истәлекле объектларга быел тирә-юне матурлап эшләнгән плотина да кушыла. Каюм Насыйрие булган авыл юлына үлән үсмәячәгенә ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК зур рэхмэт Нажия Наилевнага hэм Гузэл Юнысовнага!Искиткеч матур очрашу булды.Кунелле жылы хатирэ булып истэ калыр.