Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күмәк эш шатлык бирә

Май аенда бер авылда да өмәләр булмый калмый һәм кайберләрендә атна саен оештырыла әле ул.

Чөнки тәртипкә китерәсе, җыештырасы урыннар байтак.

Мондый күмәк эшләрдә кайсыбер авылларда кеше җыеп булмый бик пассивлар, нигездә тирә-юньне бюджет хезмәткәрләре өстенә аударып калдыралар. Ә кайсыберләрендә бер сүз җитә, җәлт оешалар да, бердәм булып, теләсә нинди эшне башкарып та куялар. Шундыйларның берсе каратмәнлеләрдер, мөгаен. Биредә өмәләрнең башында, гадәттә, мулла Әхтәм хәзрәт Ибраһимов тора. Ул авылдашларын мактап туя алмый.
 

-💯Шөкер безнең Каратмән халкы! Берәр төрле күмәк эш башкарырга туры килсә, һәр йорттан берәр кеше булса да чыкмый калмый, гаиләләре белән катнашучылар да була. Узган шимбәдә зиратлар өстен эчләп-тышлап җыештырдык, үләннәрен чаптык. Агач-куак­лардан арындырган идек инде алдан. Әрвахларга да, тереләргә дә зур бүләк булды, Аллаһның рәхмәтләре яусын егетләргә! – дип уртаклашты Әхтәм хәзрәт. – Егерме бишләп кеше катнашты, әҗер-саваплары булсын! Алга таба да шулай ярдәмләшеп, бердәм, дус һәм тату яшик. Күркәм гамәлләр, авылдашлар белән аралашу барчабызга да шатлык, күңел күтәренкелеге бирә.



Өмәләрдә гел мәчет картлары һәм бюджет хезмәткәрләре генә катнашкан авыллар үрнәк алсын иде шундый актив якташларыннан. Тирә-ягыбыздагы тәртип, бер авыл кешеләренең дустанә мөнәсәбәте бары тик үзебездән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев