Күгеш авылында яшүсмерләр өчен «Юк» дип әйтә бел!» исемле профилактик антинаркотик чара уздырылды
Чараның төп максаты — балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтү, аларны наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү очракларын булдырмау.
Әңгәмә барышында яшүсмерләргә наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның сәламәтлеккә, тормышка һәм якын кешеләргә китерә торган җитди зыяны турында сөйләделәр. Шулай ук наркотикларны тарату белән бәйле куркынычлар, закон бозган очракта каралган җаваплылык хакында аңлаттылар. Ахырда яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында мәгълүмат бирелгән истәлекле буклетлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев