Күгәй авылы халкы гошер сәдакасы җыю турында ишетүгә, шәхси хуҗалыкларында зур тырышлык куеп үстергән уңыштан өлеш чыгарды. Гошер сәдакасын биреп, алар ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китерде һәм саваплы булды.
5 октябрьдән бирле җыелган яшелчәләрне, сәдакаларны авыл халкы бер тапкыр тапшырган иде инде, бу көннәрдә икенче өлешен Яшел Узән мәдрәсәсенә илттеләр.
Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер сәдакаларыбызны кабул кылсын! Амин!
Нет комментариев