Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында бүген Җиңү көненә багышланган митинг узды

Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек.

Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сык­рау­ларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан тол­лар­ның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү­-сагышларын оныта торган түгел…

- Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның нык­лыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз бе­лән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбия­лисез, -дип рәхмәтләрен җиткерде Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев