Көрәшкән, көрәшә һәм көрәшәчәк: Карашәмдә спорт мастеры Камил Хәмидуллинның күркәм датасына багышланган бәйрәм чарасы гөрләде
Узган ялда, җәйнең матур бер көнендә, табигать кочагында, челтерәп чишмә аккан җирдә районыбызның батыр улы, милли көрәш буенча спорт мастеры, Сабан туйларының элеккеге батыры, данлыклы тренер Камил Хәмидуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан күркәм чара булып узды. Бәйрәмнең Сабан туе кебек оештырылуы игътибарга лаек.
Мондый күп кунаклар, яшьтәшләр, спорт осталары, классташлар, авылдашлар бергә җыелу бу шәхескә карата хөрмәтнең зур булуын да күрсәтте. Чынлап та, Карашәмдә туып-үскән, зур келәмнәрдә шул авылның данын күтәргән, хәзер дә күп буын көрәшчеләр тәрбияләгән Камил Хәмидуллиның юбилей датасы шундый күләмле булырга тиеш тә.

– Мин үзем аны туганнарым белән бергә җыелып кафеда гына уздырырга ниятләгән идем, әмма «КВ-Агро» АҖнең Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Ислам Закиров белән Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин 70 яшь бер генә була ул дип, туган авылда Сабан туе итеп уздырабыз, ярдәм итәбез, танылган көрәшчеләрне бер урынга җыеп, көч сынашабыз дип кырт кисте, – дип, сөйли Камил Хәмидуллин.
Бу бәйрәмнең дә йөзек кашы – көрәш бәйгесе була. Келәмдә олысыннан алып кечесенә кадәр бил алыша. Алай гына да түгел, баш батыр да билгеләнә. Яшел Үзән Сабан туеның ике тапкыр баш батыры Айдар Әхмәтов (тренеры – Камил Хәмидуллин) келәмдә хөкемдар булса, баш хөкемдар вазифасын Альберт Миңгалиев башкара. Аларга Яшел Үзәннең спорт мәктәбе тренеры Илнур Гыйбадуллин ярдәм итә. Көрәшчеләр арасында кемнәр генә булмый, хәтта Чувашиядән дә киләләр, Татарстан чемпионнары да катнаша. Җыелучылар бу мизгелләрне игътибар белән күзәтә. Баш батыр булып Яшел Үзәннән, 2022 елгы Россия чемпионы Ранил Галиев кала. Аңа зур телевизор бүләк итәләр. Даут Шәйхуллин – 2нче урында, Булат Ганиев 3нче урынга лаек. Баш батырга бүләкне юбилярның улы Рүзәл Хәмидуллин әзерли.

Гомумән, бәйрәмне уздыру өчен җыелучыларның һәммәсе үз өлешен кертә. Юбилярның үзенә «КВ-Агро»дан тәкә бүләк ителә. Гомер буе көрәшеп яшәгән кешегә бу үзенә күрә символ булып тора. Келәмдә хәтта 120 килограмм авырлыктагы чегән егете, механика көллиятенең 2нче курс студенты Марк та бил алыша. Аңа махсус бүләк тапшыралар. Бәйрәмгә тренерларын зурлап котларга килгән механика көллияте студентлары да оста алымнар кулланып көрәшә. Белгәнебезчә, юбиляр соңгы алты елда механика көллиятендә көрәш секциясен алып бара. Аңа кадәр ул Чапаев урамындагы спорт көрәше мәктәбендә тренер булып, бик күп оста көрәшчеләр тәрбияләп чыгарды, яшьләр белән актив эшләде. Аның шәкертләре әле дә мәртәбәле ярышларда җиңүләр яулый.

Сабан туенда нинди уеннар уйнала, монда да аларның күбесе оештырыла. Әйтик, капчык киеп чабыш, су салынган табакта бию һәм башкалар. Гер күтәрүне генә алыйк. Анысын да халык бик ярата. Гадәттә, бу ярышта Хәйдәр Сибгатуллинга тиңнәр булмый. Газинур Гафиятуллин, Сәет Хәйруллин һәм Ислам Закиров та бирешми бу сынауда. Әлбәттә, көч сынашучыларның һәркайсы аерым бүләккә лаек табыла.
(Кыскартып бирелде)
Язманың дәвамын газетабызның 31нче (8 август, 2025) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев