Күңелле балачак
Әй, рәхәт тә соң балаларның каникулда булулары.
Мәдәният йортыбыз һәркөнне малай-кызларның шат тавышыннан гөж килеп тора. Балалар сабан туе узып та өлгермәде, инде бинабыз каршындагы асфальт төрле төстәге сурәтләр белән бизәлде.
Балачакны искә алсак, без барыбыз да акбур белән рәсем ясарга ярата идек. Әле ул вакытта кибетләрдә ул сатылмый да иде. Әтиләрнең эш өчен юнәткән акбурларын чәлдереп, коймаларга, рәшәткәләргә, капкаларга төрле рәсемнәр ясый идек. Бу – бик мавыктыргыч, күңелне күтәрә торган, әллә нинди хыялларга алып китә торган шөгыль иде.
Рәсем ясау – мавыктыргыч кына түгел, ә әйләнә-тирә дөньяны танып белү, фантазия, игътибар, иҗади сәләтеңне үстерү, ә иң мөһиме – яхшы кәеф тә. Без Мулла Иле мәдәният йорты каршында балалар белән, май аеннан алып көзгә кадәр, әллә ничә тапкыр төрле темаларга асфальтта рәсем ясыйбыз. Бу юлы китапханә белән берлектә асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрдек. Тема ирекле иде, шуңа да фантазияләре бай булган балалар, чын рәссамнар шикелле, үзләре яшәгән якны һәм аның табигатен чагылдырган рәсемнәр ясады. Балаларның эшләре берсеннән-берсе матур иде. Асфальтта рәсем ясау – күңелле шөгыль генә түгел, ә иҗат та, әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә.
Чара ахырына территориядәге барлык асфальт та төрле төстәге келәмгә охшап калды. Урыннарны билгелисе дә авыр булды. Яхшы кәеф күңелне төшерергә ирек бирмәде. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә призсыз калмады.
Рәзинә Сәйфетдинова.
Мулла иле мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев