Кече Шырдан авылында сыраның яшь организмга тискәре тәэсире турында фикер алышканнар
Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында яшьүсмерләр белән сыраның яшь организмга тискәре тәэсире турында әңгәмә корганнар.
- Әлбәттә яшьләр акыл өйрәткәнне яратмый, шулай да аларның сыраны иртә авыз итеп каравы беркемгә дә сер түгел. Сырага яшь организм бигрәк тә тиз күнегә һәм яшүсмерләрдә "зависимость" барлыкка килә. Әлегә җитлегеп, оешып бетмәгән яшь организмда сәламәтлеккә кагылышлы проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Безнең исә яшьләребезне сау-сәламәт күрәсе килә. Аларның замана чирләренә бирешмәүләрен телибез. Авылга кайтып йөрүче яшьүсмерләр моны үзләре дә яхшы аңлый, алар барысы да сыра куллануга каршы чыга, – дип белдерде Кече Шырдан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев