Кече Шырдан авылында коточкыч янгын
Бүген иртән Кече Шырдан авылындагы кишәрлекләрнең берсендә дача йорты һәм мунча янган.
Шулай ук аның янәшәсендәге йортның да диварына зыян килгән. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, начар һава шартлары, чистартылмаган юллар аркасында янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләренең мондый очракта алтыннан кыйммәт вакыты югала.
Шулай ук ут белән көрәшүчеләрнең янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары белән кыенлыклар барлыкка килә, кайбер торак пунктларда су башняларына якын килерлек түгел, шулай ук зур кар көртләре астында янгын гидрантларын табарлык түгел.
Сусыз ут белән көрәшеп булмый бит!
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре шәһәр һәм район халкына бик сак һәм игътибарлы булырга, йортларыгызда һәм фатирларыгызда шундый фаҗигаләр булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә өнди!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев