Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карауҗа авылы егетләре үз акчаларына хоккей площадкасы ясаган

Карауҗа авылы егетләренең ярдәмчел булулары турында газетага һәрдаим язып торабыз. Ничек аларга рәхмәт әйтмисең инде менә.

Бер генә көн дә тик тормый бит алар. Бер йодрык булып җыйналып, туган авыллары өчен ни генә эшләмиләр. Әле кайчан гына авыл мәдәният йортына кичләрне файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә диеп өстәл теннисы белән бильярд өстәле алып куйганнар иде, хәзер инде беркемнән ярдәм сорамыйча, үз акчаларына хоккей площадкасын ясап, территориясен сап-сары такталар белән тышлап, менә дигән ял урыны ясап бетереп яталар икән.

- 2 гыйнвар көнне такталарын алып кына кайткан иделәр, инде шугалак әзер. Әле җәйгә шул хоккей площадкасын футбол, волейбол уйнарга яраклаштырабыз дип планнар корып йөриләр. Авылыбыз дәрәҗәсен дә, бәясен дә югары баскычта тотканыгыз өчен барлык Карауҗа авылы халкы исеменнән мең рәхмәт сезгә, егетләр! Саулыкларга туенган озын, бәхетле, мул тормышлар телибез сезгә, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Олы Карауҗа авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев