Ана яши җирдә бала өчен...
Ана яши җирдә бала өчен,
Гомер буе булып терәге.
Аккан суга, янган утка керә,
Бала өчен тибә йөрәге.
- Әниләр көне уңаенннан, Карашәм мәдәният йортында бәйрәм оештырдык. Кадерле әниләребезгә җырлар-шигырьләр, биюләр, матур теләкләр бүләк иттек. Кызыклы скетчлар курсәттек. Тормыш мәшәкатьләрен бераз гыны булса да оныттырып, күңелле итеп ял иттек. Ахырдан тәмле күчтәнәчләр белән мул табын артында чәй эчтек. Әниләребез исән-сау, озын гомерле, балаларының иң кадерле, якын кешеләре булып яшәүләрен телибез, – дип яза Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Нет комментариев