Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылы халкын борчыган сорауларга Рус Әҗәле җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина җавап бирә

Карашәм авылының Садовая урамында баганаларда ут янмый. Кичләрен урам кап-караңгы була. Бу сорауны халык җыенында да күтәргән идек инде. Алга таба уңай якка хәл ителер дип бик тә өметләнәбез, җитәкчеләр гозеребезне ишетсеннәр иде.

Рус Әҗәле җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина:

«Узган ел Карашәм авылының бөтен урамнарына да «Урамны яктырту» программасы буенча өр-яңа лампочкалар куелды. Шул исәптән Садовая урамына да. Ике урынга куелмады, чөнки СИП сузылмаган һәм баганалары туры килми. Ике җирдә ут булмаганнан гына, бу урам караңгы дигән сүз дөрес түгел. Тагын бер проблема бар – электрик юк. Элек без Норлат ТКХсына гына мөрәҗәгать итә идек, хәзер аларда электрик юк. Шәхси кешеләрне яллау, шулай ук, кыйммәткә чыга. Бу көннәрдә районга өстәмә лампочкалар алу өчен заявка бирдек. Аллаһ кушып, барысы да уңай барса, өстәп куячакбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев