Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагуҗалыларны бәхет басты: ниһаять, күптән көтелгән юл төзелә

Карагуҗа авылы яныннан узганда җимереклекне, читтә аунап яткан плитәләрне күреп, ни булган икән дип, аптырап калмагыз. Авылга керә торган Тынычлык урамы, ниһаять, төзекләндерелә.

Хисап сессияләрендә ел саен катнашкан журналистлар буларак шуны әйтә алабыз: карагуҗалыларны борчыган бик зур проблеманың берсе иде бу. Бернәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, юллар да еллар узган саен туза. Аннан, авылга керә торган урам да бит әле, Карагуҗаның йөзе дисәң дә була.

– 1980 еллар тирәсендә Юныс абый Исхаков авыл советы рәисе һәм совхоз директоры булып торганда салдырган иде. Астына плитәләр куеп, бик капитально эшләнгән иде ул. Техника да күп йөрде, юл сафтан чыкты. Узган ел көзен авыл эчендә фермадан алып күпергә кадәргесенә асфальт җәелде. Инде менә авылга керә торган урамны яңарта башладылар. Бу юлны инде үз көчебез белән дә рәтләргә тырыштык. Вак таш та салып тигезләдек, акча да җыйдык. Әмма авыл халкы көче белән генә ерып чыга торган түгел. Аллаһ боерса, бу эшне башкарып чыксалар, без бик шат булыр идек. Плитәләр алынгач, нык булырмы икән дип тә шикләнәбез. Әмма хәзер яңа технология буенча салына, дип аңлаттылар. Авыл егетләренә мең рәхмәт, иске юлдан чыгарылган плитәләрне әрәм-шәрәм итмәделәр: Айдар Сибгатуллин җитәкчелегендә, үз көчләре, техникалары белән зират юлына ташыдылар. Шулай итеп, плитәләрдән икенче юл булачак, – дип шатлыгы белән уртаклашты Дания ханым Җиһаншина.

Без килгәндә юл төзелешендә хезмәт куючыларның төшке аш вакыты иде. Газетадан килүебезне белгәч, бик шатланып сөйләшергә ризалык белдерделәр. Араларында иң өлкәне – Гыйззәт абый Вәлиев. Ул озак еллар юл төзелешендә хезмәт куя. Тәҗрибәле эшче генә түгел, бик мәзәкчән, сүзгә оста, эшкә батыр да булып чыкты әле ул. Ялындырып тормады, бер куплет җыр да бүләк итте.

– Әлеге юлның озынлыгы 800 метр тәшкил итә. Һәм ул барлык технологияләргә туры китереп салыначак. Август уртасында эшне тапшырырга ниятлибез, – дип җиткерде прораб Егор Семин.

Эш барышын күреп, чын күңелдән без дә шатланып кайттык. Юлыбызда очраган авыл халкы да район җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен газета аша рәхмәтләрен җиткерергә кушты. Республика программасы белән гамәлгә ашырылучы күләмле эшнең ахыры хәерле булыр. Карагуҗалылар такыр юллардан келт-келт кенә атлап йөрер дип ышанып калабыз.

Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев