Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кадерле, гүзәл хатын-кызлар!

Чын йөрәктән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Язның беренче бәйрәме барчагызга да шатлык-куанычларга бай көннәр, сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек, җан тынычлыгы, мәхәббәт алып килсен. Йөзегездән бервакытта да елмаю китмәсен, сагыш яшьләре күзләрегезне чылатмасын. Сез безне – ир-атларны һәр башлангычта, һәр эштә рухландыручы, ярдәм итеп теләктәшлек белдереп торучы. Сез булганда гына тормышыбыз түгәрәк, табыннарыбыз мул ризыклы, өебез ямьле, гаиләбез бәхетле. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, эшегездә уңышлар, күтәренке кәеф алып килсен!

Хөрмәт белән, Илнур Саттаров,
Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев