Кадерле әниләр, дәү әниләр, апалар, сеңелләр һәм кызлар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кадерле әниләр, дәү әниләр, апалар, сеңелләр һәм кызлар

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.

Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәрәкәт китмәсен! Ил-көннәребез тыныч булып, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән, кадерлеләребез!

Хөрмәт белән,
Гөлнара Семахина,
Рус Әҗәле җирлеге башлыгы


Нет комментариев